“Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова Энҗе Латыйпованың осталыгын зурлады

2022 елның 22 марты, сишәмбе

Исеме генә түгел, төскә-биткә дә чибәр, эчке дөньясы да бай бу авыл кызының. Кашлары да калын итеп буялмаган, ясалма керфекләре дә, озын тырнаклары да юк. Табигый матурлыгы, сөйкемлелеге һәм, әлбәттә, рухи байлыгы белән үзенә тартып тора ул.

Рәсәй күләмендә уздырылган “Ак калфак” укучы кызлар бәйгесенең финалында катнашкан Исәнбай мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Энҗе ЛАТЫЙПОВА һәм аның укытучы апасы Гөлназ Хуҗина белән безгә Казанда Г.Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачылар театрында дулкынланып ярышның нәтиҗәләрен көткән минутларда очрашу насыйп булды.  Районыбызның “Ак калфак” оешмасы делегациясе дә бирегә “Фикердәшләр җыелган җирдә” дигән тантанага чакырылган иде.  Менә алар – “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы үткәргән бу дәрәҗәле бәйгедә иләктән кат-кат иләнеп, 79 кыз арасыннан сайланып финалга килеп җиткән 17 татар кызы! Күз явын алырдай милли күлмәкләр, калфаклар кызларыбызны  шулхәтле бизи. Ә шулай да иң гүзәле үзебезнең Энҗе кебек тоела безгә. Үзара әңгәмә барышында “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Кадрия ханым Идрисовадан:

–    Исеме җисеменә бик тә туры килә кызыгызның. Бәйгенең барлык этапларында энҗе кебек балкыды Энҗе. Телгә дә, иҗатка да, биюгә дә, йорт, кул эшләренә дә осталыгын бик матур күрсәтә алды, – дигән мактау сүзләре ишетү иллә дә рәхәт булды.

Ә инде тантанада бәйгегә йомгак ясау башлангач: “Икенче урында – Әгерҗедән Энҗе Латыйпова!” – дигән сүзләрне ишеткәч, шатлыктан күңелләр тулды. 

–    Театр сәхнәсендә иңемә шундый нәфис, ап-ак Ырымбур шәлен салганда, Диплом, затлы калфак, татар алкасы бүләк иткәндә күкнең җиденче катында булдым бугай, – дип көлә соңыннан Энҗе үзе дә.

Калфаклы кызыбыз, аның әнисе Алсу, укытучысы Гөлназ белән хатирәләр яңартып, Энҗене җиңүгә китергән олы юл буйлап тагын бер атлыйк әле.

– Бу зур бәйгедә уңышка ирешәчәгенә башта ук ышанган идем. Кем әйтмешли, Энҗене иҗади бәйгеләргә кушылырга чакырып бер сызгыру җитә. Ул шунда ук кушылып эшкә тотына. Куйган максатына ирешү өчен җаны-тәне белән тырыша, эзләнә һәм бу юлда аңа әнисе – зур киңәшче, ярдәмче. Мондый иҗади бәйгеләрдә Энҗегә Мөнҗия әбисе тәрбиясендә үсүе дә зур ярдәм итә, – ди Гөлназ ханым.

Алсу да, аның сүзләрен җөпләп, әңгәмәгә кушыла:

– Әгерҗедән шушы нигезгә килен булып төшкән көннән башлап әнкәй мине үз кызы кебек кабул итте. 30 ел бик тату, дус яшәдек. Икебез арасында гына булган бик күп серләребез булды. Каенанам бик мировой иде. Вафатына ике ел узса да, балалар белән аны искә алмаган, сагынмаган көнебез юк. Өч балабыз да, әби тәрбиясе алып, бар эшкә дә өйрәнеп үстеләр. Төпчегебез Энҗенең бу уңышларында әбисенең өлеше бик зур. Ул үскәндә әнкәй олыгая, көче дә кими башлаган иде. Энҗегә: “Әйдә, кызым, әниең эштән кайтканчы токмач басып ашны өлгертик. Сыерны да савып керсәң, әниеңә җиңел булыр иде”, – дип  йорт эшләренә өйрәтеп үстерде.  “Ак калфак” бәйгесенең финалында кызым токмач басып, аны вак итеп кисүдә сынатмаган икән, бу – әбисенең җимеше, – ди ул.

– Әйе, мин әби кызы булып үстем, балалар бакчасына да йөрмәдем. Бәләкәй чакта аңа теге яки бу йорт эшен башкарганда комачаулап та йөргәнмендер инде. Әмма әбиемнең беркайчан да “буялып, пычранып аяк астымда йөрмә әле” дигәне булмады, кулымнан тотып өйрәтә иде. Финалда гаилә традицияләре белән таныштыру өлешендә әби-бабамнан килгән матур традицияләр турында сөйләвем дә жюри күңеленә хуш килде. Бабам Сәет, әбием, әтием Фәрит арабыздан китсәләр дә, бу нигездән килгән гадәтләрне әниебез белән саклаячакбыз дип ышандырып әйтә алам. Уразаның беренче көнендә үк авыз ачтыру мәҗлесе үткәрүне карт әбием Зәйнәп башлаган булган, Мөнҗия әбиебез ел саен дәвам итте. Хәзер бу изге гамәлне башкару безгә күчте. 

Мәүлид аенда ел саен күрше-күлән белән салават әйтү дә бик ошый миңа. Әби-бабам исән чакта ук без җиде буынга кадәр нәсел шәҗәрәбезне дә төзедек.
Ә инде Сабан туе – шушы нигездән чыгып илнең төрле тәбәкләренә таралган кырыклап туганыбызның бергә җыелып бәйрәм итүе, якыннарыбызның каберләрен зиярәт кылу көне дә ул.

Туган көннәребезне Чаллыдагы музыкант, бик күп бәйрәмнәрнең сценарий авторы Гөлсинә апабыз белән күңелле итеп үткәрү гадәте дә күптәннән килә.
Болар барысы да – әби-бабабыз саклап килгән һәм безне дә шуңа өйрәткән кадерле гаилә традицияләребез, – ди Энҗе.

–    Бу бәйге мине татар кызы белергә тиешле күп нәрсәгә өйрәтте, – дип дәвам итте әңгәмәдәшем.  – Беренче турда татар милли ашы әзерләү биремен үтәгәндә әнием белән бергәләп чәкчәк пешерергә өйрәндем һәм ул безнең бик уңды, авызда эреп тора иде. Казанда финалга килгәч ресторанда Кадрия апа Идрисова үзе безне каз тутырырга өйрәтте һәм шушы тәмле каз белән сыйлады да әле. 

Бәйгегә сәйләннәрдән кул эшләремне тәкъдим итсәм дә, татар кызы изүе чиккәнем юк иде. Казан осталары безне бу эшкә дә өйрәттеләр. 

Кариев исемендәге театр артистларының сәхнә теленә өйрәтү буенча мастер-класс уздыруы да күңелебезгә хуш килде.

Менә күпме файдалы эшләргә, осталыкка өйрәтте, илһам бирде безгә “Ак калфак” бәйгесе! Ә күпме дуслар, фикердәшләр таптык... Кызлар, сезгә дәшәм, мондый бәйгеләрдән курыкмагыз, катнашыгыз. Татар кызы уңган-булган дигән исемгә безнең буын да тап төшермәсен иде. Ак яулыклы әбиләребездән килгән матур гореф-гадәтләрне, гаилә традицияләрен, телебезне саклау безнең буынга күчте хәзер. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International