Дәүләт Думасы авыл мәдәният йортларын табышка салымнан азат итүче закон проектын өченче, ахыргы, укылышта кабул итте.
Дәүләт Думасында «Бердәм Россия» фракциясе депутаты, Кече һәм урта эшмәкәрлек комитеты рәисенең беренче урынбасары Әлфия Когогина: «Авыл клублары һәм мәдәният йортларының коммерция оешмалары белән беррәттән табышка салым түләве дөрес түгел. Биредә зур табыш юк, әмма авыл халкы өчен клуб - ул барыннын да бигрәк үзәк, биредә гражданнар җыеннары, зур бәйрәмнәр һәм җылы очрашулар уза.
Салымнан азат итү мәдәният йортлары һәм клублар хезмәткәрләрнең квалификациясен күтәрүгә, яшь белгечләрне җәлеп итүгә, социаль яктан әһәмиятле чаралар әзерләүгә, матди-техник базаны яңартуга юнәлдереләчәк».
Кертелә торган норма 2022 елның 1 гыйнварыннан башлап оешмалар табышына салым буенча салым базасын билгеләгәндә кулланылачак. Инициатива 38 меңгә якын авыл мәдәният йортына кагылачак.