Исәнбай һәм Тәбәрлеләр 150 мең сумлык акчалата премиягә лаек булды

2022 елның 23 марты, чәршәмбе

“Иҗади кешеләр“ төбәк проектын гамәлгә ашыру кысаларында  Татарстанда авыл җирлекләре территорияләрендә урнашкан иң яхшы муниципаль мәдәният учреждениеләре һәм хезмәткәрләре арасында җиңүчеләр билгеләнде. 

“Татарстан Республикасы авыл җирлеге территориясендә урнашкан иң яхшы китапханә“ номинациясендә Кадыбаш авыл китапханәсе (китапханәче – Фәридә Каюмова), “Татарстан Республикасы авыл җирлеге территориясендә урнашкан иң яхшы мәдәният учреждениесе“ номинациясендә Исәнбай Мәдәният йорты (Алсу Йосыпова), җиңү яулап, 100 мең сумлык, “Иң яхшы мәдәният хезмәткәре“ номинациясендә җиңгән Тәбәрле Мәдәният йорты мөдире Фәнис Шәһәбиев 50 мең сумлык акчалата премиягә лаек булдылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International