Дәүләт Думасы Украинада махсус операциядә катнашучыларны хәрби хәрәкәтләр ветераннары дип тану турында закон кабул итте.
Дәүләт Думасында «Бердәм Россия» фракциясе депутаты, кече һәм урта эшмәкәрлек комитеты рәисенең беренче урынбасары Әлфия Когогина: «Без Украинада сугыш хәрәкәтләре ветераннары буларак, махсус операциядә катнашучыларның статусын закон нигезендә ныгытабыз, бу аларга социаль ярдәм чараларының бер өлешен таратырга мөмкинлек бирәчәк. Бу-салым, транспорт, җир, торак ташламалары, коммуналь түләүләр өчен компенсация».
Закон Украина, шулай ук Донецк һәм Луган халык республикалары территориясендә махсус хәрби операция барышында бурычларын үтәүче затларга хәрби хәрәкәтләр ветераны һәм сугыш хәрәкәтләре инвалиды статусын бирә.
Федераль закон рәсми басылып чыккан көненнән үз көченә керә.