Әгерҗе районы үзәк китапханәсендә Нәүрүз бәйрәме узды

2022 елның 24 марты, пәнҗешәмбе

Традиция буенча һәр ел саен Әгерҗе районы үзәк китапханәсендә Нәүрүз бәйрәмен казан асып, ботка пешереп каршы алалар.

Быел аларда кунакта Әгерҗе шәһәренең 2 нче мәктәп укучылары булды. Татар телендә барган әкияти -тамаша әби-бабаларыбыздан калган язны каршылау йолаларын эченә алган иде. Җырлы-биюле уеннар, табышмаклар һәркемнең күңелендә матур мизгелләр калдырды. Яз килүен хәбәр итүче каргалар да, тал песиен җыючы балалар да, Карбикә дә Нәүрүзбикә алып килгән баллы күчтәнәчләр, Дәү әни пешергән кайнар ботка белән сыйландылар.

Җырчы кызыбыз Гузаерова Рината, биюче кызыбыз Фарбаева Камила бәйрәмгә ямь өстәделәр. Явызлыкларын ташлап калдырып, Убырлы карчык дус һәм тату яшәргә кирәклеген аңлап, балалар белән бергә тәмләп ботка ашады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International