Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне турында укучыларга

2022 елның 24 марты, пәнҗешәмбе

Ел саен 15 мартта бәйрәм ителә торган Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көнен бәйрәм итү кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы белгече Старикова Т.В. Әгерҗе шәһәренең 3 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныф укучылары өчен әлеге темага багышланган чара үткәрде.

Белгеч укучыларны «Кулланучылар хокукларын яклау турында» Законы белән таныштырды, законның төп мәкаләләрен аңлатты, шулай ук 2022 елда Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне «Fair Digital Finance» - «Гадел цифрлы финанс хезмәтләре» Девиз астында уза, дип сөйләде. Укучылар белән цифрлы хезмәтләр һәм финанс технологияләре бөтен дөньяда сизелерлек үзгәрешләргә китерүе турында сөйләште. Банкоматлар, түләү банкы һәм банкныкы булмаган терминаллар барлыкка килде. Мобиль банк, интернет-банк - кулланучыга банк һәм карточка счетының торышын дистанцион рәвештә контрольдә тотарга мөмкинлек бирә торган программа продуктлары, шулай ук түләүләрне, күчерүләрне һәм сатып алуларны, өйдән чыкмыйча гына, компьютер, планшет, мобиль телефон ярдәмендә башкарырга мөмкинлек бирә торган программа продуктлары. Бу яңалыклар безнең гадәти тормышыбызны бик үзгәртте.

Грамоталы кулланучылар булырга, финанс хезмәтләрен дөрес кулланучы булырга, кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә үз хокукларыңны яклый белергә өйрәнергә - укучылар белән очрашуның төп максаты. Очрашу азагында истәлекле фото ясалды, укучыларга Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе эшләгән мәгълүмати буклетлар таратылды.

 

ТР Дәүләт акогольинспекциясенең Чаллы территориаль органы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International