Дәүләт Думасы 2022 елның 27 февраленә кадәр бирелгән эре компанияләр һәм физик затлар өчен йөзә торган ставкалы кредитларны реструктуризацияләү үзенчәлекләрен беркетүче ахыргы, өченче укылышта кабул итте.
Дәүләт Думасы депутаты, Кече һәм урта эшкуарлык комитеты рәисенең беренче урынбасары Әлфия Когогина: "кертелгән төзәтмәләр йөзә торган ставкалар буенча кредит алган бизнеска кредит бирүнең яңа шартларына җайлашырга мөмкинлек бирәчәк. Заемнар буенча 3 айга арадаш, адаптация чоры кертеләчәк: беренче ай – 12,5%, икенче ай – 13,5%, өченче ай – 16,5%. Кызганычка каршы, закон текстына кече һәм урта предприятиеләр кермәгән. Ышанам ки, бу юнәлештә эш дәвам итәргә тиеш».
Эре компанияләр кредитлар буенча 2022 елның 1 июненә кадәр процентларны исәпләүнең һәм түләүнең аерым тәртибе турында таләп белән кредиторга мөрәҗәгать итә ала.
Күчмә чор өч айга исәпләнгән. РФ Хөкүмәте кредиторга күчмә чорны заемчыга бирү белән бәйле алынмаган керемнең 70 процентын 2022 елның 1 октябреннән 31 декабренә кадәр кайтарачак.
2022 елның 27 февраленә кадәр йөзүче ставкалар буенча ипотека шартнамәләрен төзегән физик затларга шундый ук хокук биреләчәк. Шул ук вакытта физик затлар килешүләре буенча ставка гамәлдә булу срогы азагына кадәр, төп ставканы исәпкә алып, 27 февральгә, ягъни еллык 9,5% күләмендә исәпләнергә тиеш.