Әлфия Когогина: "Кредит каникуллары эшмәкәрләргә көнбатыш санкцияләре шартларында югалтуларны киметергә мөмкинлек бирәчәк"

2022 елның 29 марты, сишәмбе

Россиягә карата кертелгән Көнбатыш санкцияләрен һәм бизнес вәкилләренең тәкъдимнәрен исәпкә алып, кече һәм урта бизнеска кредит каникуллары бирү өчен тармакларның киңәйтелгән исемлеге расланды.

Дәүләт Думасы депутаты, кече һәм урта эшмәкәрлек комитеты рәисенең беренче урынбасары Әлфия Когогина: "Бу санкцияләр шартларында гражданнар һәм бизнеска ярдәм итү өчен тәкъдим ителгән чаралар комплексы кысаларында эшләнгән. Кредит каникуллары эшмәкәрләргә кредитны кире кайтару буенча кичектереп торырга яки ташламалы чор дәвамында түләүләр күләмен киметергә, шул рәвешле мөмкин булган югалтуларны киметергә мөмкинлек бирәчәк".

Тармаклар исемлегенә Гомумроссия икътисадый эшчәнлек төрләре классификаторының 70тән артык коды керде. Бу-мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният, авыл хуҗалыгы, мәгълүмат технологияләре, фән, кунакханә бизнесы, спорт, җәмәгать туклануы, күпләп һәм ваклап сату, хезмәт күрсәтү өлкәсе, шулай ук эшкәртү производстволары, шул исәптән дарулар, азык-төлек, кием-салым, өй җиһазлары, көнкүреш химиясе, электр җиһазлары, резина һәм пластмасса эшләнмәләр.

Кредит килешүләрен 2022 елның 1 мартына кадәр төзегән заемчылар кичектерү алу яки түләүләр күләмен 2022 елның 30 сентябренә кадәр киметү өчен мөрәҗәгать итә алалар. Кредит каникулларының максималь вакыты-алты ай.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International