Әгерҗедә “Яшь армияче“ йорты ачылды

2022 елның 30 марты, чәршәмбе

Бүген "Радуга талантов“ балалар иҗаты йорты базасында Әгерҗе районының “Яшь армияче“ йорты ачылды.

Районда үсеп килүче буында максатчанлык, кыюлык, ватанпәрвәрлек, җиңүгә омтылыш кебек сыйфатлар тәрбияләргә ярдәм итүче киләчәк мәктәбен ачу тантанасы булды. 

2017 елның 24 ноябрендә Әгерҗе районында “Яшь армияче“ Бөтенроссия балалар һәм яшүсмерләр хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәте оешты. 2018 елда “Радуга талантов“ балалар иҗаты йортында әлеге хәрәкәт өчен махсус кабинет җиһазландырылды. 

Хәзерге вакытта район мәктәпләрендә хәрби-патриотик тәрбия бирү юнәлешендә эшләүче 16 отрядта 275 яшь армияче исәпләнә. Алар – республикада уза торган хәрби уеннарның, төрле бәйгеләрнең, районда үтүче Җиңү бәйрәме, Әфганчыларга багышланган, Хәтер көне һәм башка патриотик чараларның актив катнашучылары. Алай гына да түгел, егет-кызлар өлкәннәргә, ветераннарга шефлык күрсәтәләр, волонтерлык эшендә үзләреннән зур өлеш кертәләр. 

Ринат Шакиров җитәкчелегендәге 2нче мәктәп яшь армиячеләренең өч ел рәттән “Җиңү“ республика бәйгесендә беренче унлыкка керүе генә дә районда әлеге юнәлештә зур эш алып барылуы турында сөйли. 

Бу көнне сәхнәдә сәнгать мәктәбе педагоглары, балалар иҗаты йорты яшь артистлары тарафыннан патриотик җырлар яңгырады, кул сугышы секциясендә шөгыльләнүчеләр, 2нче мәктәпнең яшь армиячеләре мастер-класслар күрсәттеләр. Хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булганнар бер минут тынлык белән искә алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International