Татарстан Росреестры: картографик эшчәнлеккә лицензия биргән өчен дәүләт пошлинасы гамәлдән чыгарылды

2022 елның 31 марты, пәнҗешәмбе

Кризиска каршы чаралар нигезендә РФ Хөкүмәте картографик һәм геодезик эшчәнлекне лицензияләү тәртибенә үзгәрешләр кертте.

2022 елның 14 мартындагы 353 номерлы Карарга ярашлы рәвештә, лицензиатны озайту срогы 2022 елга туры килсә, 12 айга күчерелә. "Лицензия биргән өчен дәүләт пошлинасын түләү һәм 2022 елның 14 мартыннан 31 декабренә кадәр бирелгән гаризалар буенча лицензияләр реестрына үзгәрешләр кертү гамәлдән чыгарыла. Әгәр түләү күрсәтелгән срокта башкарылган булса, лицензиат түләнгән сумманы кире кайтару хокукына ия ", - дип билгеләп үтте Линар Гатин, Татарстан Росреестры җитәкчесе урынбасары.

Акчаны кире кайтару өчен Татарстан Росреестрына Казан шәһәре, Авангард урамы, 74 нче йорт, 7 нче подъезд адресына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Гражданнарны кабул итү вакыты: дүшәмбе-пәнҗешәмбе 8 дән 17.00 сәгатькә кадәр, җомга 8 дән 15.45 сәгатькә кадәр.

Белешмәләр өчен телефоннар: (843)255 25 22, 255-25-34.

Тулырак мәгълүматны https://rosreestr.tatarstan.ru/geodezia.htm рәсми сайтында белергә мөмкин.

 

https://rosreestr.tatarstan.ru

https://t.me/rosreestr_tatarstan

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International