Монан 20 ел элек Татарстанда “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт учреждениесе барлыкка килә. Бүген ул бик күп юнәлешләрдә эш алып бара. Шуның берсе – үсеп килүче буын белән профилактик эш уздыру.
Бездә кунакта – “Юл хәрәкәте иминлеге” учреждениесенең Әгерҗе районындагы бүлекчәсе начальнигы Раушания ТИМКИНА.
– Раушания Вәсимовна, профилактик эшне ничә яшьтән башлыйсыз?
– Бернинди арттырусыз әйтә алам: без бу эшне бала тугач ук башлыйбыз. Моны бала тудыру йортыннан чыгарганда әти-әниләргә сабыйны машинада йөртү өчен махсус җайланма бүләк итү акциясен күз уңында тотып әйтүем. Шунда ук яшь әти-әниләр белән дә профилактик әңгәмә уздырабыз.
– Сезне балалар бакчаларында да еш күрәбез.
– Без балага юл хәрәкәте кагыйдәләрен ул дөньяны танып белә башлаган чакта ук өйрәтә башларга кирәк дип исәплибез. Шуңа күрә һәр балалар бакчасы программасында юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча занятиеләр бар. Без үзебезнең яктан педагогларга методик ярдәм күрсәтәбез, занятиеләр уздырабыз, яңалыклар турында хәбәр итәбез.
Балалар бакчаларында бу темага төрле бәйгеләр, башка чаралар уза. Берничә ел инде Әгерҗедә Яшьләр көнендә бакчада тәрбияләнүчеләр өчен велоралли оештырабыз. Балаларга файдалы бүләкләр бирергә тырышабыз. Болар – яктылыкны кире кайтаручы элементлы әйберләр, юл кагыйдәләре буенча өстәл уеннары һ.б.лар. Зуррак масштаблы чара, әйтик, “Яшел ут” район бәйгесе була икән, призлар да саллырак: принтер, күпфункцияле җайланма... Бүгенге көндә барлык шәһәр балалар бакчаларында һәм Красный борда юл хәрәкәте иминлеге буенча махсус җиһазландырылган кабинетлар, мобиль автошәһәрчекләр бар. Без елына бер-ике тапкыр булса да һәр авыл бакчасына чыгарга тырышабыз. Узган ел кайбер балалар бакчаларында яшь инспекторларның беренче отрядлары оештырылды.
– Бу хакта сүз кузгалткач, мәктәп укучылары белән эшләү хакында да сөйләп үтегез әле.
– Мәктәпләрдә профилактик әңгәмәләр уздыру мәҗбүри. Бигрәк тә каникуллар алдыннан юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерү мөһим. Башлангыч сыйныф укытучылары да көн саен юл йөрү кагыйдәләре буенча биш минутлык әңгәмәләр уздыралар.
Юл хәрәкәтенең яшь инспекторларына килгәндә, отрядлар саны – 20. Мондый отряд һәр мәктәптә дә бар. Кагыйдә буларак, аңа 3-5 сыйныф укучылары керә. Зуррак балалар аларның остазлары булып торалар. Барлык мәктәпләрдә дә яшь инспекторлар актив эшли, шулай да 1нче гимназия, 4нче мәктәп, Тирсә, Исәнбай, Кичкетаң мәктәпләрен аерым атап үтәсе килә.
“Куркынычсыз зебра”, “Акыллы җәяүле” кебек акцияләрне уздырганда яшь инспекторлар – беренче ярдәмчеләребез. Әлеге отрядлар ел саен “Кагыйдә буенча уен” КВНында, “Куркынычсыз тәгәрмәч” бәйгесендә катнашалар. Җиңүчеләр район данын зона этабында һәм алга таба яклыйлар.
– Башка балалар оешмалары белән да актив хезмәттәшлек итүегезне беләбез.
– Профилактик эш алып баруда Яшүсмерләр клубы педагогларының ярдәме бик зур. Бүгенге көндә “Алмалы” лагеренда педагоглар Елена Кручинина (Яшүсмерләр клубы) һәм Светлана Галләмова (1нче гимназия) тәкъдиме белән юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнүгә багышланган махсус язгы смена эшли.
Балалар иҗаты йорты белән дә элемтәдә торабыз. Бу уңайдан картинг секциясе педагогы Ринас Саттаровны аерым телгә аласы килә. Сүз уңаеннан, алар хәзерге вакытта “Картинг дусларын җыя” дип аталган проект буенча эшлиләр. Ул сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар белән эшләүгә юнәлтелгән. Без автомәктәптән ике тренажер бирдек.
– Сез балалар-яшүсмерләр автомәктәбе директоры да булып торасыз. Димәк, профилактик эш зурлар белән дә дәвам итә?
– Нәкъ шулай. Безнең автомәктәп ЮХИДИ бүлекчәсе белән берлектә “Автоледи” (Раушания Вәсимовна үзе дә “Автоледи” республика бәйгесендә “Юл хәрәкәте иминлеге” учреждениесе хезмәткәрләре арасында ике тапкыр призер булды – ред.), “Автобабай” бәйгеләре уздырабыз. Узган ел беренче тапкыр Яшьләр үзәге белән берлектә эшләүче яшьләр өчен автоярыш уздырдык.
Тулаем алганда, без барлык яшь категорияләрен дә колачлыйбыз. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ЮХИДИ идарәсе, “Юл хәрәкәте иминлеге” учреждениесе белән хезмәттәшлек итәбез. Максатыбыз бер – юллардагы иминлекне тәэмин итүгә өлеш кертү.
Үсеп килүче буынга белем һәм тәрбия бирү системасына керткән лаеклы өлеше һәм озак елларга сузылган намуслы хезмәте өчен “Юл хәрәкәте иминлеге” учреждениесенең Әгерҗе районындагы бүлекчәсе начальнигы Раушания Тимкина ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.