Хөкүмәт тарафыннан сәнәгатьне үстерү фондын 20 млрд. сум күләмендә капитальләштерү турында карар кабул ителде. Әлеге максатлар өчен акча федераль бюджетта каралган. Әлеге чара чит ил аналогларын алыштырырга сәләтле продукция җитештерә торган, шулай ук перспективалы технологияләр эшләүче предприятиеләргә ярдәм итәчәк.
Дәүләт Думасы депутаты, Кече һәм урта эшмәкәрлек комитеты рәисенең беренче урынбасары Әлфия Когогина: "ҖҮФ капитальләштерү турындагы карарны үз вакытында һәм дөрес дип саныйм. Ул сәнәгать өлкәсендә тармакларның киң спектры буенча күп кенә проектларны гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирәчәк һәм эшкуарларга җитештерүне һәм эш урыннарын саклап калырга ярдәм итәчәк".
Яңа сәнәгать проектларын гамәлгә ашыру өчен Фонд 7 елга кадәр 5 млн.сумнан 2 млрд. сумга кадәр еллык 1% һәм 3% ставкасы буенча максатчан кредитлар бирә, икътисадның чынбарлыктагы секторына турыдан-туры инвестицияләр килүне стимуллаштыра.
ҖҮФ шулай ук 100 млн.сумга кадәр кредитлар таләп ителгән проектларны, сәнәгатьне үстерү региональ фондлары белән бергә 70% ка (федераль акчалар) 30% ка (төбәкләр акчалары) финанслый.