Татарстан Республикасы Дәүләт Советының "Мәрхәмәт-Милосердие" хатын – кыз депутатлар берләшмәсе Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил С.Х. Сабурская белән берлектә 2022 елның 26 апрелендә 10 сәгатьтән 15 сәгатькә кадәр "Бала карау буенча ялда булган хатын-кызларда барлыкка килә торган актуаль мәсьәләләр турында" темасына "Хатын-кыз игътибары" телефон линиясен оештыра.
Кайнар линия телефоннары: 8(843)236-00-71, +7(939)345-37-50 (сораулар өчен WhatsApp).