3 апрельдә Сыктывкарда чаңгы ярышлары буенча Россия чемпионаты тәмамланды, аның программасы дөнья чемпионаты программасын тулысынча кабатлады.
Ир-атлар 50 км дистанциягә ирекле стильдә ярыштылар. Чаңгычыларга авыр һава шартлары комачаулады, кар һәм буран дистанцияне узуны катлауландырды.
Бу ярышта Түбән Кама агросәнәгать көллияте филиалы студенты Виктор Иванов та катнашты. Ул лидерга 4,30 минутта җиңелеп, 40нчы булып финишка килде, дип хәбәр итә колледж администрациясе.
Пекин Олимпия чемпионы Александр Большунов ике сәгать эчендә 50 км араны узды. Андрей Ларьков һәм Андрей Мельниченко лидерлар өчлеген яптылар.
