Иж-Бубыйның тыл һәм хезмәт ветеранына туксан яшь тулды

2022 елның 6 апреле, чәршәмбе

Фәйрүзә апа ӘХМӘДИШИНАны район башлыгы Азат Вәлиев, Иж-Бубый авыл җирлеге башлыгы Раиф Ваһапов, олуг юбилее белән котлап, бүләкләр тапшырдылар. 

Сокман авылында ун балалы ишле гаиләдә туып-үскән Фәйрүзә китапханәче белгечлеге алгач Иж-Бубыйга эшкә килә. Һәм гомере буе биредә яши. 25 ел китапханәче булып эшли. Сугышта фронт юлларын узган Җәүдәт белән гаилә корып, дүрт бала үстерәләр. Заманында агитатор да, лектор да булырга туры килә Фәйрүзә апага. Плакатлар, лозунглар язу эшләрен дә башкара ул. 

Гомере буе тормышны яратып яши, сәламәт яшәү рәвеше алып бара. Әле дә күз тимәсен үзенә. Ашарга да пешерә, хуҗалыктагы вак-төяк эшләрне дә башкара. 

–    Хәзер кар эреп беткәнен һәм бакча эшләре башланганын көтәм. Быел да яшелчәләр үстерергә исәбем бар, – ди ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International