Кичә Чаллының "Энергетик" мәдәният йортында «Эхо веков в истории семьи - Тарихта без эзлебез» конкурсы зональ этабы узды.
Анда Әгерҗе районыннан Фәттаховларның иҗади династиясе дә катнашты. Райондашларыбыз үзләренең концерт программасын, нәсел агачын, гаилә рецептлары буенча әзерләнгән ризыкларны, буыннан-буынга кадерләп тапшырыла торган предметларны һәм үзләренең визит карточкасын тәкъдим иттеләр.
Бу юлы конкурста 8 район вәкилләре катнашты. Конкурс йомгаклары буенча, Әгерҗедән Фәттаховлар гаиләсе дипломант исеменә лаек булды.