Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте Татарстанда «Фермер мәктәбе» мәгариф проектына йомгаклар ясалу турында хәбәр итә.
Проект нәтиҗәләре буенча өч катнашучы үзләренең бизнес-проектларын гамәлгә ашыру өчен грантлар алды. Алар арасында Әгерҗе районы Иж-Бубый авылыннан Рөстәм Гобәйдуллин да бар. Аңа бирелгән грант суммасы 345 000 сум тәшкил итте.
Рөстәм Разил улы Әгерҗе районында 100 башка исәпләнгән сөт фермасы ачарга ниятли.
