Әгерҗе педагоглары Казаннан призерлар исемен яулап кайтты

2022 елның 7 апреле, пәнҗешәмбе

6 апрельдә Казан​ шәһәре Яңа-Савин районының​ ​Аерым​ предметлар тирәнтен өйрәнелә торган 71 нче татар-рус урта гомуми белем мәктәбендә​ күренекле татар мәгърифәтчеләре, педагоглары һәм җәмәгать эшлекләренә багышланган​ ​VI​ республика педагогик укулар булды.

Безнең районнан 1 нче санлы балалар бакчасыннан Налия Дәүләтшина һәм Елена Шәвәлиева «Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен PowerPoint​ ​ программасында триггерлар ярдәмендә интерактив уеннар булдыру» дигән темага мастер-класс күрсәтеп 2 нче урынга лаек булдылар.

Район җитәкчелеге тәрбиячеләргә рәхмәт сүзләре белдереп, алга таба да уңышлар тели.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International