Казан шәһәре 4 нче интернат-гимназиясендә шәһәркүләм "Асылташ" укучы кызлар бәйгесе үтте.
Бу бәйгедә Исәнбай урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Хәбирова Ралина 1 нче урынга лаек булды. Райондашыбыз Диплом һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде. Ул шулай ук Татар конгрессының махсус призына да ия булды.
8 нче сыйныф укучысы Исмагыйлева Нурия дә сынатмады. Ул "Иң тыйнак кыз" номинациясендә Диплом һәм бүләкләргә лаек булды.
Кызларның җитәкчеләре - Исәнбай мәктәбе укытучысы Гөлназ Хуҗина.