Район җитәкчелеге Әгерҗедә яшәүче бердәнбер концлагерь тоткыны Валентина Титова янында булды

2022 елның 11 апреле, дүшәмбе

Фашист концлагерьлары тоткыннарын искә алу көнендә район башкарма комитеты җитәкчесе Артур Акбашев, “Өмет“ халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге директоры Ольга Еремина Әгерҗедә яшәүче бердәнбер концлагерь тоткыны Валентина Титова янында булдылар, бүләкләр тапшырдылар.  

Валентина Александровна тумышы белән Ленинград өлкәсеннән. 1941 елда аны, бер айлык кызны, ике яшьлек апасын һәм әнисен Петрозаводскига концлагерьга алып китәләр. 1945 елда аларны совет солдатлары азат итәләр.

Валентина Титова 2006 елдан бирле Әгерҗедә яши.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International