Әлфия Когогина: Төбәкләрдә "Эшмәкәрлек» партия проектын тормышка ашыруның төп юнәлешләре формалаштырылды

2022 елның 14 апреле, пәнҗешәмбе

«Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлекчәләре белән селектор киңәшмәсендә «Эшмәкәрлек» проекты буенча эшнең төп өстенлекле юнәлешләрен тәкъдим иттеләр.

РФ Дәүләт Думасы депутаты, Кече һәм урта эшкуарлык Комитеты Рәисенең беренче урынбасары Әлфия Когогина: "Россия Президенты Владимир Путин Дәүләт Думасы депутатлары белән 2021 елның 12 октябрендә узган очрашуда бизнес үсешен чикләүче киртәләрне бетерү буенча өстенлекле бурыч билгеләде. "Бердәм Россия" эшмәкәрлеккә ярдәм итү буенча планлы рәвештә эш алып бара. Мәсәлән, партиянең Халык программасында «Эшмәкәрлек» партия проекты нигезенә салынган төп өстенлекләр формалаштырылган. Проектны гамәлгә ашыру кысаларында эшмәкәрләр эшчәнлегенә сизелерлек йогынты ясый ала торган ярдәм чараларын һәм закон карарларын тормышка ашыруны мониторинглауны һәм тикшереп торуны гамәлгә ашырачакбыз. Кече һәм урта эшкуарлык субъектлары белән кабул ителгән чараларның ихтыяҗы һәм нәтиҗәлелеге мәсьәләләре буенча даими элемтәне тәэмин итү мөһим".

Шулай ук селектор киңәшмәсендә 21 апрельдә партия мәйданчыгында «контроль-күзәтчелек эшчәнлеген реформалау һәм дәүләтнең эшкуарлык субъектлары белән эшләү форматын үзгәртү» темасына дәүләт органнары һәм экспертлар бергәлеге вәкилләре катнашында түгәрәк өстәл үткәрү анонсланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International