"Форпост" үзәге Әгерҗедә өмә үткәрде

2022 елның 14 апреле, пәнҗешәмбе

Әгерҗедә 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы фронтларында һәлак булган якташ-хәрбиләргә куелган һәйкәлне тәртиптә тоту "Форпост" үзәгенә йөкләнгән.

Сугыш ветераннары көннән-көн кими, бу канлы вакыйгалар турында хәтерли торган кешеләр калмый диярлек, ә һәйкәл үсеп килүче яшь буын өчен мәңгелек хәтер билгелсе булып калачак.

Шунысын билгеләп үтәсе килә, активистлар һәм үзәк хезмәткәрләре һәйкәлне намус белән карап тоталар.

Шушы көннәрдә "Форпост" үзәге активистлары каберлектә зур өмә үткәрде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International