Бу көнне район башкарма комитеты җитәкчесе Артур Акбашев рәислегендәге хәрби хезмәт комиссиясе алдына төрле категориядәге чакырылучылар басты.
Болар – авыл һәм шәһәр егетләре, төрле уку йортлары студентлары һәм аларны тәмамлаучылар, эшләүче яшьләр. Аларның барысын да Ватан алдындагы хәрби бурычларын үтәү теләге зур булуы берләштерә.
Беренчеләрдән булып Әгерҗенең 3нче мәктәбен тәмамлаган яшьләр лидеры Артур Рәхмәтуллин керде. Комиссия әгъзалары аңа хас максатчанлык, тәвәккәллек кебек сыйфатларны тоймый калмаганнардыр. Артур хәрби хезмәткә дә яхшы әзерләнгән. Хәрби комиссариат юлламасы буенча Түбән Камада ДОСААФ мәктәбен тәмамлап, “С” категорияле “права“ алган. Әти-әнисе, Чечняда хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан олы абыйсы Рөстәм – аңа рухи яктан көч бирүчеләр.
Илдан Камалов та хәрби хезмәткә әзер. 4нче мәктәпне тәмамлаган бу егет үзвакытында балаларны савыктыру-белем бирү үзәгенең танылган футбол командасы капкачысы иде. Халыкара Көнчыгыш-Европа көллиятендә укыганда да спорт белән шөгыльләнүеннән туктамаган.
– Шуңа күрә мин армиядә дә югалып калмам дип ышанам, – дип елмая ул.
Красный бордан Адель Гәрәев та армиягә зур теләк белән бара.
– Минем элиталы гаскәрләргә эләгәсем килә, – ди ул хәрби чакырылыш комиссиясе әгъзаларына. – Аннан югары белем алу турында хыялланам. Бу яклап та вариантлар бар. Ә хәзергә төп максатым – лаеклы хезмәт итеп кайту.
2нче мәктәпне тәмамлаган Рамазан Баһаветдинов үзен хәрби һөнәргә багышларга тели. Армиядән соң югары хәрби училищега керү турында уйлый.
– Безнең Әгерҗе районы егетләренең Ватанны сакларга лаеклы булуларына бүген тагын бер кат инандык, – дип йомгаклый районның хәрби комиссары Илгиз Галиев. – Чакырылучыларның барысы да аларга йөкләнгән җаваплылыкны аңлыйлар. Аларның командирларыннан уңай фикерләр генә ишетеп торачагабызга ышанабыз.