Бу атнада Кырынды Мәдәният йортына райондагы хәрби-диңгез флоты ветераннары оешмасы вәкилләре җыелды. Алар оешмага яңа җитәкче сайладылар.
Безнең районда хәрби-диңгез флоты ветераннары оешмасы 2007 елда барлыкка килгән иде. 2017 елга кадәр аның белән Иж-Бубыйдан 1973-1975 елларда Африка илләрендә Тын океан флотында хезмәт иткән ветеран педагог Раиф Гәрәев җитәкчелек итте. Аннан соң әлеге вазифага Вьетнамда шулай ук Тын океан флотында хезмәт иткән Илфат Ямалиев сайланды. Оешмада барлыгы 300дән артык диңгече исәптә тора.
Бу еллар эчендә оешма әгъзалары истәлекле шәһәрләргә сәяхәт иттеләр, диңгезчеләр белән очраштылар. Үсеп килүче буынга хәрби-патриотик тәрбия бирүгә, спорт чараларын уздыруга зур өлеш керттеләр. Ел саен Хәрби-диңгез флоты бәйрәмендә диңгезчеләрне җыеп масштаблы чара уздыру да матур традициягә әйләнде.
Кырындыда узган очрашуда Илфат Ямалиев, хәзерге вакытта район башлыгы урынбасары булып эшләү сәбәпле, оешма вәкилләреннән үзен җитәкче вазифасыннан азат итүләрен сорады.
– Мин һәрчак сезнең белән булачакмын. Нинди генә сорау белән мөрәҗәгать итсәгез дә, ярдәм итәргә ышандырам, – диде ул.
Оешма әгъзалары әлеге вазифага бертавыштан Илнар ЗАКИРОВны тәкъдим иттеләр. Илнар Хәмит улы 1983 елда Әгерҗедә туган. 2нче мәктәптә укыган. 2001-2002 елларда Гаджиево шәһәрендә “Рязань“ стратегик билгеләнештәге атом ракета су асты крейсерында хезмәт иткән. Хәзерге вакытта туган шәһәрендә эшмәкәрлек белән шөгыльләнә.
Яшь җитәкче алдына диңгезчеләрнең традицияләрен дәвам итү, оешмага яшьләрне тарту, үсеп килүче буын белән чаралар уздыру бурычлары куелды. Шулай ук киләчәктә диңгезчеләр хөрмәтенә обелиск булдыру кирәклеге турындагы тәкъдим дә яңгырады.