Әгерҗедә "Күңел күзе"фильмы күрсәтелде

2022 елның 16 апреле, шимбә

15 апрель көнне «Авангард» кинотеатрында Туган тел көненә багышланган «Күңел күзе» («Ясновидящая») фильмын күрсәтү белән иҗади очрашу узды. Очрашу Татарстан Республикасының атказанган артисты, Татарстан Республикасының халык артисты, фильм режиссеры Илфат Камалиев, продюсер Иван Абрамов һәм башка мактаулы кунаклар катнашында узды.

Фильм комедия жанрында төшерелгән, әмма шул ук вакытта тормышның мөһим якларына да кагыла. Фильмда төп рольләрне Альбина Абрамова, Иван Абрамов, Энҗе Камалиева, Фәнис Кәлимуллин, Илфат Гыйбадуллин, Рузанна Хәбибуллина, Илназ Хәбибуллин уйнады.

Иҗади очрашуга һәм картиналарны күрсәтүгә безнең шәһәр халкы, музей хезмәткәрләре, үзәкләштерелгән китапханәләр системасы хезмәткәрләре, Туган тел укытучылары килгән иде.
Фильм күрсәтер алдыннан барлык җыелучыларны район башкарма комитеты җитәкчесе Артур Акбашев сәламләде һәм мондый чараларның Әгерҗе районы өчен зур дәрәҗә булуын билгеләп үтте. Шулай ук ул дәрәҗәле кунакларга район җитәкчелеге исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырды.

Картинаны караганнан соң, гадәттәгечә, тамашачылар белән фильм турында фикер алышу булды. Режиссерга фильмда күтәрелгән проблемалар, фильм төзү һәм җитештерү идеяләре турында күп кенә сораулар бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International