Биатлончы район Мәдәният сараенда Әгерҗе спорт мәктәбе тренерлары, яшь спортчылар, җанатарлары белән очрашты.
Ульяна Кайшева–Нигъмәтуллина тумышы белән Удмуртиянең Можга шәһәреннән. Әти-әнисе – көчле чаңгычылар. Ул да, сеңлесе Анастасия дә кече яшьтән биатлон белән шөгыльләнәләр. Ульяна быел Пекинда узган Олимпиадада биатлон буенча көмеш һәм бронза медальләр яулады. Ул Әгерҗедә узган очрашуга ире Илшат Нигъмәтуллин белән килгән иде. Илшат – Ульянаның тренеры да.
Очрашуга килүчеләр биатлон буенча дөнья күләмендә зур уңышлар яулаучы спортчыга күпсанлы сорауларын яудырдылар. Район башлыгы Азат Вәлиев та, спортчыга зур уңышлар теләп, чәчәк бәйләме һәм бүләкләр тапшырды. Спорт мәктәбенең чаңгы узышлары буенча тренеры Сергей Чечегов та Ульянаны яшь чаңгычылар исеменнән зур җиңүләре белән котлады.
Ульяна үзе әгерҗелеләргә 36нчы сан сугылган майкасын бүләк итте. Очрашуда катнашкан һәркем спорт йолдызы белән фотога төште, аннан автограф алды.