17 апрельдә Әгерҗедә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган "Маршрут -77" автойөреше узды.
Автоузыш ипподром янындагы стелла янында старт алды. РФ һәм ТР флаглары, Җиңү символлары, "Z" символикасы белән бизәлгән 30дан артык машина районга чыкты. Маршрут Сарсак-Омга аша узды, монда тукталыш вакытында митинг узды, анда бер минут тынлык белән Җирдә тынычлык һәм бәхет өчен гомерләрен биргән кешеләрне искә алдылар. Район башлыгы Азат Вәлиев, район башкарма комитеты җитәкчесе Артур Акбашев, форпостчылар, автоузышта катнашучылар һәйкәлгә чәчәкләр салдылар.
Чара вертолет мәйданчыгында флешмоб белән тәмамланды, анда автомобильләр "Z" хәрефенә тезелде, ә катнашучылар үзләре "V" хәрефен сурәтләделәр.