Исәнбайда «Куркынычсыз тәгәрмәч» конкурсының зона этабы узды

2022 елның 18 апреле, дүшәмбе

Исәнбай авылында "Куркынычсыз тәгәрмәч" муниципаль конкурсының зона этабы узды. Анда Исәнбай, Кадыбаш, Красный Бор, Салауш, Бима һәм Күләгәштән барлыгы 6 команда катнашты.

"Конкурс юл хәрәкәтендә закон тыңлаучан катнашучыларны тәрбияләү, укучыларда сәламәт һәм куркынычсыз яшәү рәвешен формалаштыру максатыннан үткәрелә. Конкурсның бурычлары: балаларның юл-транспорт травматизмын кисәтү, укучыларның Россия Федерациясе юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүләрен ныгыту, балаларны юлларда үз - үзеңне тоту кагыйдәләрен пропагандалауда һәм юл хәрәкәтендә куркынычсыз катнашуда катнашуга җәлеп итү", - дип билгеләп үтә Әгерҗе районында юл хәрәкәте куркынычсызлыгы ДБУ бүлекчәсе начальнигы Раушания Тимкина.

Шулай итеп, беренче урынны Кадыбаш мәктәбе, 2 урынны Исәнбай мәктәбе, 3 урынны Красный бор мәктәбе яулады.

21 апрельдә бу командалар Әгерҗегә фигуралы йөртү һәм автошәһәрчек узу өчен Балалар иҗат йортына “Салават күпере талантлары” барачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International