2022 елның 15 апрелендә Яр Чаллы сәнгать көллиятендә яшь музыкантлар өчен «Йолдызлар-иртәгә» дип исемләнгән республика иҗат программасында катнашучыларның Гала-концерты булды.
Рөстәм Юныс улы Абязов җитәкчелегендәге "La Primavera" Казан камера оркестры белән бергә Әгерҗедән балалар сәнгать мәктәбе укучылары да чыгыш ясады:
- Монасипова Камилә (скрипка, укытучы Заһидуллина Алия Фәнил кызы);
- Садыйкова Лилиана (фортепиано, укытучысы Кондакова Елена Михайловна).
"Оркестрның барлык составына, оештыручыларга һәм шәхсән Рөстәм Абязовка шундый бәхет өчен зур рәхмәт белдерәбез! Безнең өчен бу зур дәрәҗә!" - ди кыллы уен кораллары классы укытучысы Заһидуллина Алия Фәнил кызы.
Барлык катнашучыларны һәм аларның укытучыларын шундый зур һәм мөһим казанышлары белән котлыйбыз! Алга таба да үсәргә һәм ирешелгәннәрдә тукталып калмаска телибез!