Хөрмәтле җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре һәм ветераннары, депутатлар, территориаль иҗтимагый үзидарә органнары җитәкчеләре!
Сезне һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйм! Җирле үзидарә - территорияләрне үстерүнең нигезе, ә муниципаль хакимият - халыкка иң якыны. Нәкъ менә безнең эшнең сыйфатына халыкның тормыш дәрәҗәсе һәм район халкының тулаем хакимияткә мөнәсәбәте бәйле. Арада яшәүче кешеләргә хезмәт итүдән дә дәрәҗәлерәк һөнәр юк. Сезгә, хезмәттәшләрегезгә, аңлавыгыз һәм ярдәм итүегез, битараф булмауыгыз, районыбызны матур, төзек, халык һәм аның кунаклары өчен уңайлы, матур итеп күрергә омтылуыгыз өчен ихлас рәхмәтемне белдерәм. Барыгызга да тотрыклылык һәм чәчәк атуны, нык сәламәтлек, һөнәри уңышлар, тынычлык, татулык, сезгә йөкләнгән вәкаләтләрне хәл итүдә ныклык, уртак эшебезнең уңышына ышаныч телим. Бәйрәм белән!