Әлфия Когогина: әтигә ана капиталы алу хокукын бирү турындагы карар гаиләләрнең тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән

2022 елның 21 апреле, пәнҗешәмбе

Дәүләт Думасы ялгыз аталарга ярдәм итүгә юнәлдерелгән законны ахыргы укылышта кабул итте.

Дәүләт Думасы депутаты, кече һәм урта эшмәкәрлек комитеты рәисенең беренче урынбасары Әлфия Когогина болай дип аңлатты: "гражданнарны социаль яклау һәм балалы гаиләләргә ярдәм итү дәүләтнең мөһим бурычлары булып тора. Ел саен ана капиталы күләмен индексацияләү башкарыла, аны куллану мөмкинлекләре киңәйтелә. Хәзер аны торак шартларын яхшырту өчен дә, мәктәпкәчә белем бирү, вузда белем алу, гаиләгә матди ярдәм күрсәтү һәм башка максатларга да кулланырга мөмкин. Шулай итеп, атага ана капиталы акчаларын алу хокукын бирү турындагы карар гаиләләрнең тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән".

Хәзерге вакытта ялгыз аталар үлгән әни Россия Федерациясе гражданы булган очракта гына ярдәм ала алалар. Яңалык 2007 елның 1 гыйнварыннан соң туган икенче, өченче яки аннан соңгы балалар тәрбияләүче аталарга, шулай ук 2020 елның 1 гыйнварыннан соң туган беренче балага ана капиталы алырга мөмкинлек бирәчәк. Шул ук вакытта балалар РФ гражданнары булырга тиеш.

Закон шулай ук ялгыз ата үлгән очракта, ана капиталына хокукның балаларга тигез өлешләрдә күчүен күздә тота.

Федераль закон 2022 елның 1 маеннан үз көченә керә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International