Аларның күбесе - 7 мең тирәсе - республика башкаласында торак сатып алганнар. Чаллы шәһәрендә - 2,5 мең тирәсе. Мондый мәгълүматларны, агымдагы елның өч аенда статистик күрсәткечләрне анализлап, Татарстан Росреестры китерә.
Казан тирәсендәге районнар арасында иң ихтыяҗлысы Питрәч булды - биредә 994 гаилә торак алырга теләделәр. Икенче урында - Яшел Үзән районы, аңа 779 гаилә өстенлек биргән, 604 - Лаеш районы һәм 438 - Биектау районы. Биш шәһәр яны Югары Ослан районы йомгаклый, биредә 76 гаилә күчемсез милек сатып алган.
«Санап үтелгән районнар, әйтергә кирәк, Казан агломерациясенә керә. Шуңа күрә традицион рәвештә бу территорияләр белән кызыксыну тотрыклы югары. Күп гражданнар Казанда эшләүне өстен күрә, ә шәһәр янында яшәүне кулайрак күрә, бу закончалыклы һәм аңлаешлы, - дип шәрехли Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе урынбасары Лилия Бурганова.
Эре шәһәрләр булган районнар арасында - Түбән Кама. Биредә 1085 гаилә үз торак шартларын яхшырта алган. Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсенең Түбән Кама бүлеге башлыгы Сергей Сенников шәрехләвенчә, сатып алына торган торак санының актив үсеш динамикасын берничә фактор тәэмин итәргә мөмкин:
«Безнең район - сәнәгать, Түбән Кама халкы эш урыннары белән тәэмин ителгән, тотрыклы керемле, бу аларга акчаларны даими рәвештә ликвидлы продуктка - күчемсез милеккә салырга мөмкинлек бирә. Әмма мондый үсешнең төп локомотивы дип банкларның 2022 елның беренче өч аенда булган отышлы кредит продуктлары булган тәкъдимнәрен атарга мөмкин. Мөгаен, нәкъ менә шул Түбән Кама районында торак сатып алу үсешенең төп сәбәбе булгандыр да», - дип хәбәр итте Сергей Сенников.
1 меңнән кимрәк гаилә (949) Әлмәт районында торак сатып алганнар, 409 - Алабуга, 345 - Бөгелмә, 262 - Азнакай, 256 - Лениногорск, 252 - Чистай һәм 212 - Тукай районнарында.
Аннан соң түбәндәге районнар килә: Зәй (180), Нурлат (123), Арча (114) Менделеевск (107), Кукмара (101). Башка районнарда күчемсез милек алай еш сатып алмаган - йөздән дә ким гаилә.
https://rosreestr.tatarstan.ru
https://t.me/rosreestr_tatarstan