Әгерҗедә Кадетлар балы узды

2022 елның 22 апреле, җомга

Бүген 2 нче мәктәп укучылары Кадетлар балында катнашучыларның барысына да якты бәйрәм көне бүләк иттеләр.

Быел ул беренче тапкыр ул район мәдәният сараенда узды. Балда бию патшасы – вальс уйнады, классик музыка, заманча инструменталь композицияләр яңгырады.

Җиде команда: 8, 9, 10, 11нче сыйныфлар вальс биюдә ярыштылап. Өлкән иптәшләре белән беррәттән беренче сыйныф укучылары да дебют ясадылар, алар тамашачылар симпатиясе призын алды.

Биючеләрне зал алкышларга күмде. Жюри тарафыннан да, шулай ук төбәкара укытучылар семинарында катнашучы кунаклардан да соклану сүзләре яңгырады.

Бәйге нәтиҗәләре буенча 3 урын 8Б сыйныф командасына бирелде, 2 урынны 10 сыйныф командасы яулады, 11 сыйныф командасы җиңүче дип танылды. Калганнарга төрле дәрәҗәдәге лауреат дипломнары тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International