Әгерҗедән Камил Гатауллин «Мин бит татар малае-2022» бәйгесендә Лауреат исеменә лаек булды

2022 елның 25 апреле, дүшәмбе

Узган атнада 29нчы санлы «Алтын балык» балалар бакчасында республика күләмендә «Мин бит татар малае-2022» бәйгесе булып узды. «Мин бит татар малае-2021» VII балалар иҗади бәйгесе кечкенәдән үк балаларыбызга үзебезнең туган телне, гореф-гадәтләрне, йолаларны өйрәтү мөһимлеген ассызыклап торучы зур чара, чөнки татар халкын киләчәктә милләт буларак саклап калу, үстерү киләчәк буыннан тора.

Ул яшь талантларны ачыклау һәм үстерү, сабыйларда туган телгә хөрмәт тәрбияләү, балаларны һәм ата-аналарны татар халкының гореф-гадәтләренә һәм тарихи-мәдәни мирасына җәлеп итү максатыннан үткәреләе. Әлеге конкурста быел да Татарстанның төрле районнарында яшәүче һәм балалар бакчасында тәрбияләнүче малайлар көч сынашты.

— Катнашучылар барысы да үзләрен лаеклы күрсәтте, жюри әгъзаларына кемнедер сайлап алу җиңелләрдән булмагандыр, мөгаен. Һәркем бу бәйгегә тырышып әзерләнгән, чыгышлар берсеннән-берсе матур иде, — дип билгеләп үтте шәһәребезнең 1нче номерлы бабалар бакчасы педагогы Налия Дәүләтшина. - Чыгыш ясаучыларның берсен алып берсен куярлык түгел — матур итеп җырлыйлар, бииләр һәм саф татар телендә шигырьләр сөйлиләр. Берсеннән-берсе талантлы сабыйлар һәр тамашачы күнелендә соклану һәм горурлану хисе уятты, - ди ул.

Әлеге бәйгедә Әгерҗе районыннан беренче санлы балалар бакчасында тәрбияләнүче Гатауллин Камил катнашты. Ул әти-әнисе белән бик матур чыгыш ясап, "Иң ягымлы малай" номинациясендә җиңү яулап, Лауреат дипломы белән бүләкләнде.

Катнашучылар кечкенә булсалар да, туган телне өйрәнүнең мөһимлеген аңлый. Мондый балалар, милли җанлы сабыйларны тәрбияләүче әти-әниләр, мөгаллимнәребез, сәләтле татар балаларын барлаучы чаралар оештыручылар булганда, киләчәгебез өметле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International