Әгерҗелеләр спорт аэробикасы буенча республика турнирында җиңү яулады

2022 елның 26 апреле, сишәмбе

21-22 апрельдә Казанда спорт аэробикасы буенча "Open Tatarstan"ачык республика турниры узды. Балалар иҗат йорты “Салават күпере талантлары” спорт аэробикасы берләшмәсе укучылары өстәмә белем бирү педагогы Гатауллина Гөлүсә җитәкчелегендә әлеге чарада катнаштылар.

"Соло" номинациясендә катнашу нәтиҗәләре буенча Ясавиева Мәрьям 1 урын, Бурнышев Самир 2 урын, Фаррахов Ислам финалист булды. "Дуэт" номинациясендә (6-8 яшь) егетләр команда арасында икенче урынны яуладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International