Бөек Ватан сугышына Әгерҗе районыннан 14042 кеше киткән. Аларның 9503е һәлак булган һәм хәбәрсез югалган. Кызганычка каршы, районда Бөек Җиңүнең 77 еллыгын бер генә ветеран каршы ала. Алар - Саубан Миңнехуҗин һәм Валентина Титова - концлагерьның тоткыны.
9 Май алдыннан район башлыгы Азат Вәлиев, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Альмира Зарипова хөрмәтле ветераннарны котладылар, аларга котлау открыткалары һәм азык-төлек җыелмалары тапшырдылар.
Азат Рөстәмович хөрмәтле ветераннарга озын гомер, ныклы сәламәтлек теләде һәм аларның батырлыгы, безгә тыныч күк йөзе бүләк иткән өчен ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде.