Кичә Әгерҗедә тарихи истәлекле вакыйга булды. Әгерҗелеләр «Василий Чапаев» бронепоездының 80 еллык юбилеен билгеләп үттеләр.
1942 елның 27 апрелендә Әгерҗе тимерьюлчылары көче белән оештырылган куәтле бронепоезд үзенең хәрби юлын башлый. Бу көнне шәһәр халкы, тимер юл узелы хезмәткәрләре һәм ветераннары, мәктәп укучылары паровоз һәйкәленә җыелдылар.
«Василий Чапаев» бронепоезды сугыш юллары белән Россиянең бөтен Европа өлешенә узды. Сталинград янындагы сугышларда катнаша. Әстерхан, Грозный, Ростов-на-Дону, Харьков, Шепетовка, Ровно, Ужгородны азат итә. Үзенең данлыклы сугышчан юлын Краковта тәмамлый.
Бу көнне митингта иң дулкынландыргыч сүзләр әйтелде. Район хакимияте, тимер юл оешмалары җитәкчеләре, ветераннар-тимерьюлчылар чыгыш ясады.