Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсендә быел беренче тапкыр хокукларның дәүләт регистраторларына куела торган таләпләргә туры килү-килмәүгә имтихан үткәрелде.
Бу юлы анда 34 дәгъва кылучы катнашты, аларның 15е – Татарстаннан, калганнары Самара, Саратов, Оренбург өлкәләреннән, Пермь краеннан, шулай ук күрше республикалардан - Башкортстан һәм Удмуртиядән килде. Барлык претендентлар да сынауларны уңышлы үтәделәр һәм тиздән үзләренең яңа вазифаларына керешәчәкләр.
Нәтиҗәләрне игълан итү барышында Татарстан Росреестры җитәкчесе урынбасары Лилия Борһанова үзенең котлау сүзендә хезмәттәшләренә яңа эшендә уңышлар теләде һәм дәгъвачыларның әзерлек һәм белем дәрәҗәсенең югары булуын аерым билгеләп үтте.
Хәзерге вакытта Татарстанда 315 гамәлдәге регистратор бар, алар көн саен 5 меңнән артык исәп-теркәү эшләрен башкара.
Исегезгә төшерәбез, Идел буе федераль округында дәүләт регистраторларына куелган таләпләргә туры килү-килмәүгә имтихан үткәрү хокукы Татарстанга 2021 елның сентябреннән ышанып тапшырылган иде.
Белешмә: хокукларның дәүләт регистраторы закон белән зур вәкаләтләр бирелгән, аның функцияләренә күчемсез мөлкәткә хокукларны, алыш-бирешләрне, чикләүләрне, кадастр исәбенә алуны дәүләт теркәве турында карарлар кабул итү һәм башкалар керә. Дәүләт теркәвенә тапшырылган документларга хокукый экспертиза үткәргәндә, регистратор төрле органнардан кирәкле документларны таләп итәргә, кирәкле барлык белешмәләрне алганчы дәүләт теркәвенә алуны туктатып торырга, ә югыйсә – хокукны дәүләт теркәвенә алудан, кадастр исәбенә куелудан баш тартырга хокуклы.