Аксубайда 2013 елда туган яшүсмерләр командалары арасында мини-футбол буенча Татарстан Республикасы кече кубогы финалы узды.
Ярышларда барлыгы 6 зонада 45 команда катнашты. 12 команда финалда көч сынашты, шул исәптән Әгерҗе «Спутник» да. Тренер Алексей Колчин тәрбияләнүчеләре 5 нче урынны яулады.