Әгерҗе районының сәләтле укучыларын Мәдәният сарае сәхнәсендә хөрмәтләделәр.
Бүген район мәдәният сараенда җиденче тапкыр талантлар фестивале узды.
Сәхнәдә районыбызның сәләтле укучылары: уку алдынгыларын, фән олимпиадаларында һәм иҗади конкурсларда җиңүчеләрне, спорт ярышлары чемпионнарын хөрмәтләделәр.
Балалар белән бергә сәхнәгә аларның укытучылары һәм әти-әниләре күтәрелде.
Бүләкләү тантанасы Балалар иҗат коллективлары чыгышы белән үрелеп барды.