Девятерняда яшәүче тыл һәм хезмәт ветераннары Мауа Сибгатуллина – 95, Бәдрикамал Миннегалиева 90 яшьлек юбилейларын каршы алдылар.
Алар икесе дә Девятерня урманчылыгында намуслы хезмәт куйганнар, балалар үстереп аларны олы тормыш юлына озатканнар. Юбилярларны район башлыгы урынбасары Илфат Ямалиев һәм Девятерня авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәйсә Фәррахова котлап, бүләкләр тапшырдылар.