Бу атнада Әгерҗедә мәктәп автобуслары рейска чыкты

2022 елның 30 апреле, шимбә

Моңа кадәр райондагы база мәктәпләренә 352 укучыны 17 мәктәп автобусы йөртә иде. Бу атнада Әгерҗедә дә мәктәп автобуслары рейска чыкты. Ике автобус 82 башлангыч сыйныф укучысын гимназиягә алып килү-китүгә тәгаенләнгән. 

– Без бу көнне күптәннән көттек. Чөнки гимназиядә белем алучы 713 укучының 538е шәһәрнең түбәнге өлешеннән йөреп укый. Яшьләр, Заводская, Восточная кебек урамнарда яшәүчеләргә гимназиягә кадәр 5 чакрымлап ара узарга кирәк, – ди гимназия директоры Рушания Азиятуллина. 

Ике автобус ике маршрут буенча йөри: беренчесенеке – гимназия–Агрызская урамы–гимназия, икенчесенеке: гимназия–Заводская урамы–гимназия. Дәресләр башланганчы һәм тәмамлангач һәр маршрут буенча ике рейс ясала. 

–  Агрызская һәм Заводская урамнарындагы тукталышлардан беренче автобус иртәнге сәгать 7дә кузгалып китә, икенче рейс – 7.25тә. Ике автобуска да озатып йөрүчеләр билгеләнгән. Транспорт борылу өчен мәйданчык, юл билгеләре, “ясалма калкулык” – барысы да тиешле таләпләргә туры килерлек итеп җиһазландырылган. Автобус маршрутлары паспортлары рәсмиләштерелгән. 

Алдагы уку елыннан тагын бер маршрут ачу планлаштырыла. Анысы укучыларны гимназиягә Шабалин урамыннан йөртәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International