Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы башлыгы Вәлиев Азат Рөстәм улының Рамазан Гаете белән котлавы

2022 елның 2 мае, дүшәмбе

Хөрмәтле райондашлар!

Ихлас күңелдән Сезне изге бәйрәм – Рамазан Гаете белән тәбрик итәм!

Рамазан аеның төгәлләнүен белдерүче бу бәйрәм – күңелләрнең чисталыгына, туганнарны һәм якыннарны кайгыртуга, барлык мохтаҗларга теләктәшлек итүгә чакыра һәм югары әхлакый сыйфатларның тантана итүе  билгесе булып тора. Шушы изге айның мәрхәмәтлелеге һәм бәрәкәте һәрдаим безнең тормышыбызда урын алыр һәм көн саен дәвам итәр дигән ышанычта калам. Ураза бәйрәме һәр йортка җылы, шатлык, үзара аңлашучанлык, тынычлык, хәерле тормыш һәм муллык алып килсен.

Чын йөрәктән һәммәгезгә дә сәламәтлек, игелекле эш-гамәлләр, уңышлар, бәхет телим!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International