2 май көнне Әгерҗенең «Яшьлек» паркында бәйрәм балалар өчен Ураза-бәйрәм программасы оештырылды. Чара район мөхтәсибе Габделкәрим хәзрәт Гыйззәтуллинның сәламләү сүзе белән башланып китте.
- Хөрмәтле дин кардәшләр, кунаклар, дуслар! Мин сезне чын күңелдән изге бәйрәм белән котлыйм! Ай дәвамында без сезнең белән бергә таравих намазларын укыдык, ураза тоттык, көн саен «Нур» мәчете каршындагы мәдрәсәдә ифтарлар оештырдык. Аллаһы Тәгалә кабул итсен, - диде ул.
Тантаналы өлештә ифтарлар һәм башка чаралар оештыруда зур ярдәм күрсәтүчеләргә рәхмәт хатлары тапшырылды.
Бу көнне паркта төрле мастер-класслар узды. Теләгән һәркемне матур мехендилар ясарга, яулык бәйләргә, открыткалар ясарга өйрәттеләр. Балалар һәм өлкәннәр спорт ярышларында катнашты, алар аркан тартышуда, гер күтәрүдә, тартылуда һәм башка ярышларда үз көчләрен сынап карый алдылар.
Шулай ук чарада Коръән сүрәләре, мөнәҗәтләр укылды, башка сәхнә осталары чыгыш ясады.
Килгән кунакларны кайнар пылау, тәм - томнар, чәй белән сыйладылар. Чарада чын бәйрәм кәефе хөкем сөрде.