30 апрель көнне Ижауда ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында армрестлинг буенча ДОСААФ Кубогы булып узды. Ярышларда Удмуртия һәм Татарстаннан барлыгы 100 дән артык спортчы катнашты.
Әлеге ярышларда катнашкан Әгерҗе спорт мәктәбе спортчылары түбәндәге урыннарны яуладылар:
Закиров Руслан: сул кул-1, уң кул - 2, гомуми урын - 2.
Шагиева Рузилә - сул кул-3, уң кул - 4, гомуми урын - 3.