Көчек мәктәбендә Чулпан Әхмәт белән очрашу узды

2022 елның 4 мае, чәршәмбе

Көчек урта мәктәбендә җылы, күңелләрдә калырлык очрашу кичәсе үтте. Кунакка "Соңгы яфрак" китабы авторы Чулпан Әхмәт килде. Язучы белән эчкерсез әңгәмә укучылар чыгышы, төрле ситуатив биремнәр башкару, китаптан өзекләр уку белән үрелеп барды.

Әлеге чарада 9 нчы сыйныф укучылары, татар теленнән район олимпиадасы призерлары катнашты. Бу очрашу күңелләрдә озак сакланыр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International