9 Май алдыннан "Яшьләр үзәге" һәм "Форпост" хезмәткәрләре Әгерҗедәге Туганнар кабере территориясен өмәгә чыктылар. Активистлар бөтен чүп-чар, иске яфракларны җыеп, һәйкәлләрне буядылар.
"Без барлык шәһәр халкын тарихка битараф калмаска һәм истәлекле урыннарны карарга чакырабыз. Фашизмны җиңгән барлык каһарманнар истәлеген саклап калу мөһим", - диләр өмәдә катнашучылар.