Уразайда "Бөек Җиңү килә!" исемле дәрес узды

2022 елның 6 мае, җомга

Бер кайтмасак, бер кайтырбыз дип китсәләр дә, күпме солдат туган туфрагын күрү бәхетенә ирешә алмады. Алар еракта мәңгелек йокыга талдылар. Туган Ватаны, туган җирләре өчен башларын салган бу батырларны онытырга безнең хакыбыз юк. Алар безнең белән, безнең арада.

"Бөек Җиңү килә! Шул уңайдан, Уразай башлангыч сыйныф укучылары белән берлектә, "Бөек Җиңү килә!" исемле дәрес уздырдык. Дәрес барышында күргәзмә белән таныштык, батырларыбыз турында фикерләр алыштык. Укучылар яттан шигырьләр сөйләделәр, рәсемнәр ясадылар, бәйрәм белән котлап җыр җырладылар. Сыйныф җитәкчесе Индира Миннибаева, Муса Җәлилнең" Бүреләр " шигырен укыды. Җиңү көненә багышланган бу дәрес, укучылар күңелендә горурлык хисләре уятты", - дип хәбәр итә Салагыш авылы китапханәсе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International