Һөнәри бәйрәмегез-радио көне, элемтәнең барлык тармаклары хезмәткәрләре бәйрәме белән ихлас котлауларымны кабул итегез.
Бүгенге көндә, телефон элемтәсеннән, радиодан, телевидениедән, интернеттан башка заман кешесенең тормышын күз алдына китерүе кыен – болар барысы да безнең тормышыбызны тагын да уңайлырак, ә эшебезне нәтиҗәле итә.
Сезнең хезмәтегез нәтиҗәсендә кешеләр арасында аралашу чикләре киңәйтелә, элемтә өлкәсендә яңа технологияләр гамәлдә кулланыла, җәмгыятьнең мәгълүматлылык дәрәҗәсе арта.
Ышанам ки, киләчәктә дә, яңа технологияләр кулланып, сез районыбыз икътисадының һәм социаль тормышының чәчәк атуы хакына нәтиҗәле эшләячәксез.
Сезгә киләчәктә дә хезмәтегездә, барлык игелекле эшләрегездә һәм башлангычларыгызда уңышлар телим. Нык сәламәтлек, оптимизм, бәхет һәм иминлек!
Район башлыгы А.Р. Вәлиев