9 май көнне стадионда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган ир-атлар командалары арасында футбол буенча ел саен үткәрелә торган район турниры узды. Турнирда катнашу өчен сигез команда теләк белдергән.
Турнир кызыклы, киеренке һәм мавыктыргыч булды. Спортчыларга көч биреп торырга футбол яратучылар, хезмәттәшләре, ата - аналар, дуслар һәм иң мөһим җанатарлар - балалар килгән иде. Берничә сәгать дәвамында стадионда җиңү өчен киеренке, компромисссыз көрәш барды.
Турнир нәтиҗәләре буенча "Спутник" һәм "Локомотив" командалары җиңүче булды. Футбол буенча Тренер Алексей Колчин һәм район башкарма комитетының социаль үсеш (спорт буенча) бүлегенең баш белгече Тимур Жуйков командаларга грамоталар, кубоклар һәм мактаулы медальләр тапшырдылар.